Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Йорт хайваннарына һөҗүм итүченең нинди ерткыч булуы ачыкланган [фото]

    Күптән түгел билгесез ерткыч җанвар Яңа Чишмә район үзәгендәге бер хуҗалыкның 22 баш куяннын үтереп чыккан. Соңгы көннәрдә генә хуҗалыклардагы йорт хайваннарына шундый өч һөҗүм ясалган.

    Җирле халык бүре, эт, беркем дә күрмәгән чупакабрадан шикләнсә дә, кешеләргә зыян салучы хайванны күрүчеләр табылган. "Ерткычны үз күзләрем белән күрүемә сөендем, ни дисәң дә, чупакабра түгел, сасы көзән икән бит", - дип яза район газетасында үзәктә яшәүче Лариса Федорова.

    Чыганак: http://intertat.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: