Саба таңнары

ЗАГСтан хәбәр иттеләр

Аерылышучылар саны кимегән.

Быелның 9 аенда районыбызда 303 бала дөньяга килгән. Әмма бәбиләр былтыргының шушы чоры белән чагыштырганда 2гә кимрәк. Ә менә өйләнешүчеләр арткан: узган ел 9 айда 172 яңа гаилә төзелгән булса, быел 188гә җиткән. Шулай ук аерылышучылар саны да кимегән: былтыр 9 айда - 66, быел - 46. Кызганыч, үлем-җитемнәр (345) туучылар саныннан күбрәк булып кала. Узган ел 9 айда вафат булучылар саны 346 иде.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: