5 апрельдән 6сына каршы төндә ниндидер ерткыч җанвар Яңа Чишмә районы үзәгенең Тихонов урамында берәүнең йортында 22 баш куянны үтереп чыккан. Куяннарның муенында һәм баш артында тешләнгән эзләр бар. "Кичке 9 лар тирәсендә бар да әйбәт иде әле, - дип сөйлиләр хуҗабикә һәм аның улы. - Ә иртән шундый күренешкә...
5 апрельдән 6сына каршы төндә ниндидер ерткыч җанвар Яңа Чишмә районы үзәгенең Тихонов урамында берәүнең йортында 22 баш куянны үтереп чыккан. Куяннарның муенында һәм баш артында тешләнгән эзләр бар.
"Кичке 9 лар тирәсендә бар да әйбәт иде әле, - дип сөйлиләр хуҗабикә һәм аның улы. - Ә иртән шундый күренешкә тап булдык... Ә бит эт өргәне дә ишетелмәде. Ерткыч сарайга тәрәзә пыяласын бәреп төшереп кергән һәм "нык" эш иткән: куян читлекләре ватылган, кайберләре идәндә үк ята (алар өч рәт булган). Хуҗаларның бары 5 куяны исән калган.
Сарайның арт ягында ике куянның һәм бер тавыкның яртылаш ашалган гәүдәсе калган, янәшәдә зур гына ерткыч эзләре дә бар, дип белдерә "Яңа Чишмә хәбәрләре" басмасы.


Нет комментариев