Сабада бер койка-көннең бәясе былтыргы күрсәткеч белән чагыштырганда ике тапкыр арткан.

Узган якшәмбедә районыбыз медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
Җәй көне узгынчы чирләр чигенеп тора. һөнәри бәйрәм ясар өчен иркенрәк вакыт. Әмма Саба поликлиникасында табиб кабинетларында җәен дә һәрвакыт кеше булыр. Хирург ишеге төбендә дә аяк-куллары бәйләүлеләр, култык таяклылар байтак күренә.
-Төрле имгәнүләр, киселүләр, кысылулар, ягъни кичектергесез хирургия ярдәме кирәк пациентларның бетеп торганы юк,- ди табиб Ирек Йосыпов.- Күбесе эчүчелектән килеп чыга. Зарарлы гадәтләрен ташласалар, хастаханәгә азрак йөрерләр иде.
Әлегә күп йөриләр. Былтыр амбулатор-поликлиникада кабул ителүдә пациентлар барысы 274930 тапкыр булган. Ягъни бер кеше елга уртача 8,8 тапкыр табибка күренгән. Хастаханәгә бер тапкыр да бармаучыларны исәпкә алсак, бу сан 2-3кә тапкырланып, "бүлнис" юлыннан кайтып кермәүчеләрнең дә шактый икәнлеге турында сөйли.
Әмма баш табиб Зөфәр Сираҗиев шактый куанычлы саннар да китерде. Былтыр районда йогышлы чир - туберкулез теркәлмәгән. Флюорография шуны күрсәтә.
-Районда үлем кими, табигый үсештә уңай якка үзгәреш бар. Мең кешегә исәпләгәндә гомерендә беренче тапкыр авырып килүчеләр, хезмәткә яраклылыкны вакытлыча югалтучылар азайды,- ди баш табиб. - Шул ук вакытта койкалар саны кыскара бара. 2011 елда хастаханәләрдә берьюлы 178 кеше дәвалана алса, быел 161гә калды. Бер койка-көннең бәясе былтыргы күрсәткеч белән чагыштырганда ике тапкыр артты. Гомумән, өстенлекле "Сәламәтлек" милли проектын гамәлгә ашыруда безгә бәйле булмаган шактый проблемалар бар. Аларны Медицина хезмәткәрләре көнендә онытып торып, һөнәр осталарының берничәсен генә булса да атап үтәсе килә: балаларыбыз, оныкларыбыз укып искә алырлар. Хәзерге көндә дүрт атказанган табибыбыз бар, тагын 15е югары категорияле. Былтыр ике табиб Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Быел исә "Үз һөнәренең остасы" исеме хирург Ирек Йосыповка бирелде. Табиблар гаиләсендә үскән, грамоталы, эшенә җаваплы карый. 2007 елдан лор-табиб вазифасын да үз өстенә алды. Хастаханәдә яңа төр операция - аденотомияне башлады.
Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.
Фәнил Мәүлетов.
Нурхан Дәүләтов фотолары.
Без социаль челтәрләрдә: Телеграм, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 11:01Олы Нырты авыл мәдәният хезмәткәрләре "Пионериягә сәяхәт" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр Пионерлар оешмасының 100 ел туу уңаеннан Олы Нырты авыл мәдәният хезмәткәрләре "Пионериягә сәяхәт" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.900
-
23 май 2022 - 10:45Роспотребнадзор коронавирусның яңа дулкыны турында кисәткән Россиядә коронавирусның яңа дулкыны көзен сезонлы инфекция буларак башланырга мөмкин. “Роспотребнадзор”ның Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Наталья Пшеничная шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.2500
-
23 май 2022 - 10:34Татарстан «дөрес» туңдырма җитештерү буенча илнең 5 лидер төбәге арасына керә Россиядә туңдырманы катгый маркировкалау 2021 елның 1 июненнән башланды. Бер ел эчендә Татарстан «дөрес» продукция җитештерү буенча Россия буенча лидерларның берсе һәм Идел буе федераль округында лидер булды.1300
-
23 май 2022 - 08:29«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр Республика шахмат-шашка турнирында катнаштылар 19 май көнне "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр социаль хезмәт алучылар арасында Республика шахмат-шашка турнирында катнаштылар.4700
-
22 май 2022 - 19:58Мари иле республикасында «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсы узды Мари иле республикасында узучы «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсында сабалылар ел да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.12900
-
22 май 2022 - 16:101,5 мең сум өчен бер ир-ат анасының авызына аш серкәсе кислотасы салган Ставрополь краенда 44 яшьлек ир-ат үз анасын вәхшиләрчә үтергән. Бу турыда прокуратурага сылтама белән "Комсомольская правда" хәбәр итте.14800
-
22 май 2022 - 12:59Килдебәк авылы мәдәният йортында балалар өчен «Тел-милләт бизәге» дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырдылар 21 май көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, балалар өчен «Тел-милләт бизәге» дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырдылар.14800
-
22 май 2022 - 10:24Суд карарлары көченә керде Агымдагы елның 20 мартында Килдебәк авылы кешесе Равил Вафин Байлар Сабасында спиртлы эчемлек кулланган хәлдә автомобиль белән идарә итә. Ул аңарчы да административ җаваплылыкка тартылган була. Бу юлы аңа КоАПның 12.8нче статьясы I бүлеге нигезендә материаллар әзерләнеп, район судына җибәрелде. Хөкем итүче каршында Р.Вафин үзенең гаебен танып, күрсәтмәләр бирде. Суд карары нигезендә ул бер ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде һәм 30 мең сум штрафка тартылды. Шулай ук 14 мартта “ИЖ-27175-037” машинасы белән төнге сәгатьтә Шәмәрдәнне урап узучы юлдан барганда туктатылган Илшат Хәбибуллинның да исерек икәнлеге ачыклана. Аңа карата кузгатылган административ хокук бозу турындагы эш тә җәмәгать судьясы тарафыннан каралып, законлы көченә керде. И.Хәбибуллинга 30 мең сум күләмендәге штрафны 60 көн эчендә түләргә туры киләчәк. Ә машина йөртү таныклыгын ел ярымнан соң гына алачак.26600
-
22 май 2022 - 09:0822 майга һава торышы һәм ай календаре 22 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән, шулай ук көндез дә кыска вакытлы явым-төшем көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, көндез урыны белән тизлеге 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы 0..+5 градус, урыны белән -2 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Ә көндез һава температурасы +7..+12 градус фаразлана.17000
-
22 май 2022 - 08:03Кукмарада Бөтендөнья скандинавиячә йөрүчеләр көненә багышланган фестиваль була 22 майда 10.00 сәгатьтә Кукмара чаңгы базасында Бөтендөнья скандинавиячә йөрүчеләр көненә багышланган фестиваль була.16000
-
21 май 2022 - 19:58Йөз яшьлек һаман яшь пионерия Әлеге дата уңаеннан Эзмә урта мәктәбендә пионериянең тарихи үткәненә багышланган тантаналы дружина сборы үткәрелде. Укучылар Бөтенсоюз пионер оешмасы тарихы белән таныштылар.32800
-
21 май 2022 - 16:58Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы белән котлады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгән көнне бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгать итте20500
-
21 май 2022 - 16:58Татарстанда йомырка, кәбестә һәм кыяр арзанайды Узган атнада, 6-13 майда, Татарстанда кайбер азык-төлек товарларының бәясе төште. Бигрәк тә тавык йомыркасы арзанайган. Бу чорда ул 5 процентка төшкән, аның дистәсе 77 сум булса, хәзер 73 сум тора.23200
-
23 май 2022 - 07:30"Изге Болгар җыены-2022"
-
19 май 2022 - 14:45Төбәк авылында һәйкәл ачылышы
-
18 май 2022 - 23:11Шагыйрь, язучы Рашат Низамиев белән очрашу
-
10 май 2022 - 20:22Сугыш каһарманы, 102 яшьлек Хаҗиәхмәт абый Әлмиев белән интервью
-
20 май 2022 - 16:4818 яшьлек егет бабасының муенына кылыч белән бәргән һәм бензин сибеп ут төрткән 11 майда Дагыстанның Избербаш шәһәрендә пенсионер ир-атны вәхшиләрчә үтерәләр. Җинаятьтә шикләнеп мәрхүмнең 18 яшьлек оныгын тоткарлыйлар. Егет сүзләренчә, ул бабасы белән соңгы очрашуга алдан әзерләнеп бара, салкын корал һәм бензин алып бара. Бу турыда Дагыстан Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.60100
-
22 май 2022 - 10:05Тарихи Болгар җирендә "Изге Болгар җыены-2022" узды Бәйрәм чарасында барысы 20 меңгә якын, районыбыздан 80нән артык кеше катнашты.35800
-
20 май 2022 - 09:32Ел елга охшап килми: былтыр майдагы тансык яңгыр быел кыр эшләренең сузылуына китерде Сабада майда явым-төшем күләме 46,7 мм. булган, ягъни нормадан 27 процентка артык35200
-
20 май 2022 - 10:58Рөстәм Ибраһимов: “Заказлар хәтта Саратовтан да килә” Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең артык, ди халкыбыз. Байлар Сабасында яшәүче Рөстәм Ибраһимов мең төрле һөнәр остасы гына түгел, кыйммәтле гәүһәр иясе дә.33401
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба таннары (Сабинские зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47631 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Исмагилов Рустем Габдерауфович
Адрес редакции: 422060, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тукая, д. 95
Телефон редакции: (84362) 2-30-58
Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: saba-tannary@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика