Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

31 нче август көнне Шәмәрдәннең бер йортында янгын чыгып хуҗалык тулысынча янып беткән

31 нче август көнне төнлә белән 23 сәгать 44 минутта Шәмәрдәннең 9 май урамында 24 нче йортта янгын чыкты.

Нәтиҗәдә хуҗалык тулысынча янып яраксыз хәлгә килде. Янгын нәтиҗәсендә курше хуҗалыкның мунчасы да зыян курде.

Көзге - кышкы янгын чыгу куркынычы чоры якынлашып килгәндә аеруча сак булырга киңәш ителә. Ягу сезонының ачылу вакыты якынлашып килгән мәлдә ягу мичләрнең, аларның төтен чыгу юлларының төзеклеген тикшеру, кимчелекләр булганда аларны вакытында төзәтеп кую бурычы туа. Көннәрнең салкынаеп китуе электр мичләрен, су җылыткычларның куллануны арттыра. Бу приборларны куллану әлбәттә электр челтәренә зур көчәнеш тудыра. Төзексезләр булганда янгын чыгу куркынычы арта. Моны булдырмас өчен барыбызга да сак булырга, электр челтәрен кабаттан тикшереп чыгу тәлап ителә.Бу киңәшләрне утәгәндә салкын көннәрдә без узебезнең өйләребездә исән имин яшәрбез, хәвеф хәтәрләргә юл калмас дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев