Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Клуб ачылышына жәй килерсез

Районның социаль-икътисади үсешенә, бер яктан, инвестицияләр җәлеп итү этәргеч бирсә, респуб­ликада Президент инициативасы белән тормышка ашырылучы программаларның әһәмияте дә әйтеп бетергесез. Елның-елында районыбызда файдалануга тапшырылачак объектлар булуы моңа ачык дәлил.

2016 елда да районыбыз республика программаларын актив тормышка ашырачак. Шуларның берсе - 2012 елдан гамәлгә кергән "Авыл клублары" программасы. Шушы вакыт эчендә районда берничә объект сафка басты. Әйтик, үткән елларда Чәбия-Чүрчи, Язлы Арташ авылларында яшәүчеләрнең яңа мәдәни учак белән куандырган "А.Таипов" шәхси предприятиесе хәзер Түбән Утарда 50 урынга исәпләнгән клуб төзи. "Эшкә февраль ахырларында керешкән идек. Июнь ахырларында файдалануга биреләчәк. Бүген төзүчеләр бинаның түбәсен ябарга киләчәк. Аннары эчке эшләре калып бара",- ди Артур Таипов.
Объект проект документларында күпфункцияле үзәк дип йөртелә. Бинага инвалидлар иркен кереп йөри алсын өчен пандуслар ясалачак, шулай ук аерым туалеты да булачак.
Дөрес, әлегә авылның үр башында төзелеш барган урынга инвалид түгел, аяклы кешегә барып җитү дә проблема булып чыкты. Вак таш салынган тыкрык язгы пычрактан соң кереп булмаслык хәлгә килгән. Ярый әле, Түбән Утарга ерактан күченеп кайткан Миңнегөл ханым Әхмәдуллина хәлемә кереп, "әби галошы" алып килеп бирде. Авыл халкы яңа клуб төзелгәнгә куанычын белдерсә дә, урынын кайберәүләр бик үк ошатып бетерә алмаган. "Авыл уртасындагы иске клубка өлкәннәр килә иде, хәзер йөри алмаслар инде",- диештеләр төзелеше мәйданчыгы янәшәсендәге балалар бакчасында эшләүчеләр. Клуб функциональ учреждениеләрне бер тирәгәрәк туплау максатында шушы урында төзелеп килә. Балалар бакчасы бинасында бер түбә астында ФАП та урнашкан бит әле. Аларның бер урында булуы начар түгел, минемчә.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев