Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Акчагыз җилгә очмасын

15 март - Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне

15 март 1992 елдан бирле Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Бу дата Америкада Ф.Кеннединың президент антын биргән көне белән бәйле. Ул кулланучыларның дүрт төп хокукын - мәгълүмат алуга, товар иминлегенә, сайлап алу мөмкинлегенә һәм кулланучының үз дәгъвасын җиткерүгә хокукларын билгеләп үткәнгә быел 50 ел тула. Россия кулланучылары өчен дә быел юбилей елы: "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы законны кабул ителгәнгә 20 ел була. Дөньяның кулланучылар берлеге, традиция буенча, ел саен шушы көн шигарен игълан итә. Быелгы кулланучы хокукларын яклау көне "Безнең акча, безнең хокук: финанс хезмәте базарында дөрес сайлап алу өчен кампанияләр " дигән шигар астында үтә.

Кулланучы хокукларын яклау бурычы "Роспотребнадзор"ның Саба районындагы территориаль бүлегенә, шулай ук Татарстан Республикасы этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерү, әйләнештә йөртү һәм сыйфатын дәүләт тикшерүендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Арча территориаль органына караган Саба бүлеге хезмәткәренә йөкләнгән.

Куллану базарында хокук бозуларны кисәтәбез, гражданнардан телдән һәм язмача кергән мөрәҗәгатьләрен тикшерәбез, закон таләпләреннән чыгып, төрле юнәлешләрдә консультацияләр бирәбез.

Былтыр бүлектә теркәлгән күп кенә гаризаларны анализлаганнан соң шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: кулланучыларның хокукларын бозулар төрле хезмәт күрсәтүләрдән файдалану тәртибен, сәүдә кагыйдәләрен, гомумән, законнарны белеп бетермәүләрен килеп чыга. 2011 елда районда үз хокукларын яклауны сорап 122 кулланучы мөрәҗәгать итте. Күбесе сатып алган товарлары сыйфатсыз булганга күрә шикаять бирде. Нәтиҗәдә сыйфатсыз товарлар кибетләргә кире тапшырылып, кулланучыларга 112700 сум акчаны кире кайтарып бирелде. Мөрәҗәгатьләр саны узган еллар күрсәткечләре белән чагыштырганда кимемәде, шул ук вакытта артмады да. Моны кулланучыларның күпмедер дәрәҗәдә үз хокукларын үзләре якларга өйрәнеп килүләре белән дә аңлатып була. Димәк, тырышлыгыбыз бушка китми. Район газетасында басылган язмалар, радио "Кулланучы колагына" дигән циклдагы тапшырулар үзенең уңай нәтиҗәсен бирә.

Кулланучылар хокукларын яклау көненең өченче ел рәттән бер үк шигар астында үтүе финанс өлкәсендә проблема актуальлеген саклавын күрсәтә. Шулай итеп, 15 март сыйфатлы финанс хезмәт күрсәтүне яклаган төрле акцияләргә, чараларга бай булачак. Финанс яктан тәэмин ителмәгән кулланучының кибет киштәләре янында бик буталып йөрисе дә, шулай ук хезмәт куеп алынган акчасын сыйфатсыз товарларга да сарыф итәсе килми. Шуңа күрә дә һәр кулланучы кибеттән товар сатып алырга кергәч, срогы чыкмаганмы, төргәкләре җимерелеп эчендәге товар зыян күрмәгәнме, җитештерүче турында тулы мәгълүмат рус телендә җиткерелгәнме, продукциягә эшләнеп чыгару вакыты куелганмы - боларның барсын да ныклап өйрәнгәннән соң гына сатып алырга киңәш итәр идем. Куллану өлкәсендә килеп туган проблемаларны бергәләп хәл итә белик!

Сатып алган әйберләрегез сезгә һәрчак сөенеч кенә китерсен!

Н.Юзеева,

Саба районы куллану базарында һокук бозуларны кисәтү, һәм кулланучылар һокукларын яклау белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: kullanuchyilar