Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Алимент түләтәм, дип, фатирсыз калган

Уфада суд приставлары ялгызы бала тәрбияләүче хатынның фатирын саткан. Хатын уллары белән элекке иренең фатирында яшәгән.

Әмма ир балаларга алимент акчасын түләмәгән. Бурыч 80 мең сумга җиткән. Алена суд приставларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, ләкин алар проблеманы башка төрле хәл иткән: аукционда гаилә яшәгән фатирны саткан.   Хәзер инде яңа хуҗа хатынны балалары белән өйдән куа. Приставлар сүзләренчә, биредә алар бала да теркәлгәнлеге турында белмәгән, ә гаиләнең башка торак урыны да бар, шуңа күрә килешү хупланган.   Зыян күрүче фатирны законсыз сатканнар дип саный. Балаларга яшәргә урын юк.   Хатын инде прокуратурага һәм судка мөрәҗәгать иткән. Хәзер ул җавап көтә. 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Матбугат.ру

фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев