Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Алмаз Кырымга фестивальгә китте

Инвалидлар арасында пауэрлифтинг буенча үткәрелгән республика чемпионатында 1нче урынны алган Алмаз Ишмуратов Татарстан жыелма командасы составына кертелде һәм хәзерге вакытта Кырымда терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында үткәрелә торган "ПАРА-КРЫМ-2016" физкультура-спорт фестивалендә катнаша.

Фестиваль инвалидларның физкультура-спорт оешмалары арасындагы элемтәләрне ныгыту, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең сәламәтлеген ныгыту, тернәкләнүгә булышлык итү максатында үткәрелә. Алмаз Ишмуратов штанганы ятып этәрү төрендә катнаша.

Спортның әлеге төрендә 5нче урынны алганы булган егетнең тагын да нәтиҗәлерәк чыгыш ясавын телибез. Фестиваль 11 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Фотолар теге елгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев