Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Алтмыш ел - әле егет чак [+фоторепортаж]

Март ае Саба күптармаклы произ­водство предприятиесе өчен истә­лекле булды. Коммуналь тармакта һөнәри бәйрәмнән тыш, предприятие оештырылуның 60 еллыгын да зурлап билгеләп үттеләр.

Бәйрәмгә коллектив, ветераннар, шушы тар­макның элекке җитәкчеләре чакырылган иде. Араларында иң өлкәне - Тимерҗан абый Сафин исемен аеруча зур хөрмәт белән атыйм. Ул директорлар эстафетасын Васил Галиевтан (коммуналь хуҗалыкның беренче җитәкчесе Хәбибулла Нуруллин була) кабул итеп алып 20 елдан артык гомерен предприятиегә багышлаган. "Мин эшкә килгән 1966 елда оешманың бер ГАЗ-51 машинасы, бер аты бар иде. Сабада суүткәргечләр 2-3 километрдан артмагандыр. Предприятиенең хәзерге базасы урынында басу иде. Шунда база булдырырга ниятләвемне әйткәч, башкарма комитет рәисе Мәү­лин, нәрсәгә сиңа шулкадәр җир, диде. Мин перспектива белән киләчәккә карап эшләргә кирәк, дип җавап кайтырдым",- дип искә ала Тимерҗан абый ул елларны.

"Карт гвардия" вәкиле ялгышмаган. 1980 елда төзелеп файдалануга тапшырылган, гараж хужалыгын эретеп ябыштыру, слесарьлык цехын, склад биналарын үз эченә алган база заман таләпләренә туры килеп озак хезмәт итте. Предприятиенең үсешен күз­дән кичерсәк, 1974 елда су башнялары утыртыла башлау, шул елларда Закир Йосыпов урамында парк төзелү, үзәк урамнарда тротуар җәе­лү Саба халкына уңайлыклар тудыруда беренче адымнар була. Болары Тимерҗан Сафин эшләгән елларга туры килә. Аннан соң җи­тәкчеләр ешрак алышынып торса да, алар барысы да коммуналь ху­җалык үсешенә сизелерлек өлеш кертәләр. Алары турында сөйләү өчен төрле елларда директорлар булып эшләгән Фансат Әхмәтов, Әскәр Фа­тыйхов, Фәнил Җиһангәрәев, Илдус Кәримуллин, Илдар Сафинның үзләренә сүз бирелде.

Үзе дә шушы предприятиедә хезмәт юлы узган башкарма комитет җи­тәкчесе Равил Гасыймов та коллективны олылап чыгыш ясады.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев