БЕЗ ДӘ УТЫРТТЫК
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының күрсәтмәсен тормышка ашыру максатыннан, 1 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Урман хуҗалыгы министрлыгы табигатьне саклауны күздә тотып, "Татарстанның чиста урманнары" акциясен игълан иткән иде.
Әлеге акциядән райондашларыбыз да читтә калмады. Безнең редакция коллективы да акциядә катнашты. Фикерләштек тә: "Ә нигә биләмәбезне тагын да матурайтмаска! Лаеклы ялга киткәч тә, бездән истәлек булып калыр",- дигән карарга килдек. Һәркем үзе алып килгән агачны утыртты. Шулай итеп, биләмәбездә чия, сырганак, гөлҗимеш, дүләнә, алмагач һәм башка җимеш агачларыннан, декоратив куаклардан торган рәт барлыкка килде. Агачларның барсы да тамырланачагына, үсеп китәчәгенә ышаныч зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев