Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бигәнәй авылында "Авылдашлар очрашуы" [+фоторепортаж]

16 нчы июль көнне Бигәнәй авылында,мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче тарафыннан оештырылган, күңелләрдә онытылмаслык тәэсир калдырырлык вакыйга- авылдашлар очрашуы булып үтте.

Бәйрәм үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән концерт программасы белән башланып китте. Концерт барышында туган якларын сагынып кайткан авылдашларга сүз бирелде. Алар бу бәйрәмгә ихлас шатлыкларын белдерделәр. Шулай ук бәйрәм кичәсе уеннар белән дә аралаштырылып алып барылды.Уеннарда катнашкан һәр кешегә бүләкләр тапшырылды. Мәдәният хезмәткәрләре әлеге очрашуны оештыруда бүләкләр белән ярдәм иткәннәргә зур рәхмәтләрен җиткерә.

Элек -электән укытучылар зур хөрмәткә ия булганнар.Шунлыктан ничә буын авылдашларга буын биргән ветеран укытучыларны искә алып аларга рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Озак еллар күрешмәгән якташларны очраштырды бу кичә. Күпләр яшьлекләренә кайтты,балачакның кабатланмас мизгелләрен искә төшерделәр. Таралышканда һәркемнең телендә бер генә теләк иде : киләчәктә мондый очрашулар ел да уздырырга кирәк. Матур башлангычның гомере озын булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев