Биш куллап кабул иттеләр
Кичә, бүген, иртәгә

Биш куллап кабул иттеләр

Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан Саба районы суды коллективы Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатына хәйрия ярдәме күрсәтте.

Биредә тәрбияләнүчеләр гадел хөкем йорты делегациясе алып килгән уенчыкларны, төрле тәм-томнарны биш куллап кабул иттеләр, рәхмәт белдерделәр. Суд коллективы балалар йортына иганәлекне алга таба да дәвам итәчәк.


Нет комментариев