Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бизнесмен булырга өйрәттеләр [+фоторепортаж]

Башка илләр белән чагыштырганда, Россиядә эшмәкәрлек зур үсеш алмаган әле. Шуңа күрә бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә мәйдан киң. Бу өлкәгә яшьләрне җәлеп итәргә генә кирәк. 2013 елның декабрендә Татарстанда эшмәкәрлек өлкәсен популярлаштыру һәм үстерү максатыннан Казан (Идел буе) федераль университеты ярдәме белән "Эшмәкәрлек фабрикасы" проекты оештырылган иде. Фаб­риканың төп юнәлешләре...

Башка илләр белән чагыштырганда, Россиядә эшмәкәрлек зур үсеш алмаган әле. Шуңа күрә бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә мәйдан киң. Бу өлкәгә яшьләрне җәлеп итәргә генә кирәк.
2013 елның декабрендә Татарстанда эшмәкәрлек өлкәсен популярлаштыру һәм үстерү максатыннан Казан (Идел буе) федераль университеты ярдәме белән "Эшмәкәрлек фабрикасы" проекты оештырылган иде. Фаб­риканың төп юнәлешләре - укыту һәм эзләнү эшләре, максат: республикада эшмәкәрләр санын арттыру. Әлеге проектның үзенчәлеге шунда: монда эшмәкәрлеккә бары тик зур үсеш алган һәм бу өлкәдә уңыш яулаган эшмәкәрләр генә укыта. Узган атнада "Эшмәкәрлек фабрикасы" проекты авторлары безнең районда да реалити-шоу үткәрделәр. Кызыклы презентацияне яшь эшмәкәрләр, югары сыйныф укучылары тыңлады һәм карады. "Кече һәм урта эшмәкәрлеккә булышлык итү программаларын тормышка ашыру үзәге" җитәкчесе Дилюс Шәвәлиев безнең районда яшьләр сәясәтенә зур игътибар бирелүе турында сөйләве үк залны җанландырды. Ә проект җитәкчесе Айдар Булатов үткәргән презентация гомумән Саба яшьләрендә бизнес белән моңарчы күзәтелмәгән кызыксыну һәм үз көчлә­ренә ышаныч уятты. Ул ышандырырлык итеп әйткәнчә, үз эшеңне башлаудан курыкмаска кирәк. Әлбәттә, бизнеста уңышсызлыкка дучар булуың да бар. Моның төп сәбәбе компетентлык җитмәвендә икәнлеген зал белән ачык­ладылар. "Эшмәкәрлек фабрика­сы" әнә шуның өчен. Биредә проектта катнашучыларны командаларга туплап, 90 көн эчендә нульдән үз бизнеслары өчен яңа идеяләр табарга һәм булдырырга өйрәтәләр. Мәсәлән, март аен­да гына фабриканың 4нче этабына йомгак ясаганнар һәм төп приз - 300 мең сум күләмендәге инвестиция Иннополиска якшәмбе көн турлары оештыручы "Адреналин" командасына бирелгән. Әлеге проект тормышка ашырган ике күпбалалы ана 90 көндә 1,5 миллион сум эшләгән. Менә шуннан соң, минем бизнесым барып чыкмас, дип әйтеп кара!

Фотолар шушы ссылка буенча

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев