Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Былтыр - флешка, быел - сәгать [+фоторепортаж]

"Саба таңнары" укучылар белән элемтәне өзми, һәрвакыт аралашып яши. Һәр елны лотерея уены уздыру - моның ачык мисалы.

Ниһаять, 2015 елның икенче яртыеллыгына газетабызга язылучылар арасында да приз отучылар билгеле булды. Аларны абунәчеләр белән бергә ачыкладык. Әлеге дулкынландыргыч, истәлекле мизгелләрне бүләк өләшү чарасына гына әйләндереп калдырасы килмәде, ә бәйрәмчәрәк булсын, газетаны укучылар бераз ял итсен дип тырыштык. Абунәчеләр белән очрашуга Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев килгән иде.

- Хөрмәтле райондашлар, "Саба таңнары"н яратып укучылар! Дүрт меңгә якын кеше газетага язылган икән, бу, әлбәттә, кечкенә сан түгел. Районда 11300дән артык гаилә бар, шуларның өчтән бере "Саба таңнары"на язылган дип әйтергә кирәк. "Саба таңнары" үзенең йөзен бервакытта да югалтмады, кешеләр турында ямьсез, аларны кимсеткән мәкаләләр язмады, кирәк вакытта үткен телле дә була. Без газета укып районның нинди сулыш белән яшәгәнен беләбез. Редакция, үзе спонсорлар табып, абунәчеләр арасында лотерея уйнатуны традициягә кертте, бирегә җыелган халык әлеге чараның көтеп алынуын күрсәтә. Халкыбыз, энә дә бүләк, дөя дә бүләк, ди. Приз чыга икән, шатланырга, чыкмаса да, үпкәләмичә, киләсе елга тагын язылабыз дип кенә әйтергә кирәк, уңышлар сезгә, - дип сөйләде ул.

-Район газетасына язылып, безнең белән аралашып яшәвегез өчен барыгызга да зур рәхмәт әйтәсе килә. Традициягә әйләнгән бәйрәмгә бер­дәм килүегез сөендерә. Шуңа күрә лоте­реяның дәрәҗәсен күтәререгә, ел саен спонсорлар лаеклы табарга тырышабыз. Алга таба да газетаны укып, безнең белән аралашып, язышып эшләргә, яшәргә язсын,- дип дәвам итте газета мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов.

Ул арада алып баручыларыбыз, квитанцияләрне Кыш бабай капчыгына салып, әйбәтләп болгаткач, призларны уйната башлады. Ниһаять җыелган халык арасында беренче бүләк отучы табылды: Сабадан М.Сәләхетдиновага галош чыкты. Кухня кирәк-яраклары, ваза ияләре дә шушы тирәдә генә булган. Бик матур сәгать отучыны исә телефоннан чакырып китерделәр. Аның хуҗасы Рузилә Минһаҗетдиновага (Саба) былтыр да флешка чыккан булган. Гомумән, быелгы лотерея шушы ягы белән безне гаҗәпкә дә калдырды әле. Чөнки Сатыштан былтыр да уеннан буш кул белән китмәгән Илдар Искәндәров быел да дрель отты.

-Бик кирәк иде миңа шушы инструмент, бәхет басты,- дип куанычын белдерде ул. -Газетага килгәндә, "Саба таңнары"на күптән язылабыз, яратып укыйбыз. Лотерея уенын алга таба да дәвам итүегезне телибез.

Сабадан Зөфәр Вәлмиев, Иштуганнан Хәлил Мортазин исә лотерея уенын бер дә калдырмыйлар. Безнең бәйрәмгә килеп, күңел ачып китү алар өчен үзенә күрә бер традициягә әйләнгән. Зөфәр абый арабыздан вакытсыз кит­кән хәбәрчебез Илфат Газиз­җанов шигырьләрен укыса, Хәлил Мортазин гармунын кулга алды.

Быелгы спонсорыбыз "Ил­фа­ни" сәүдә комп­лексы ху­җа­сы Фән­нур Хурамшин абу­нә­­­челәр Хаҗинур Кор­­­бановны электр са­мо­ва­ры, Шекшедән Мария Сафинаны - үтүк, Олы Ныртыдан Нурзия Газизҗанованы - урындык, Ак. Би­гә­­нәй­­­дән Рөстәм Зәйнет­диновны миксер бе­лән сөендерде. (Отучы­лар­ның тулы исемлеге белән сайтыбызда таныша аласыз)

-"Илфани" кибетендә болар­ның, гомумән, тор­мыш-көнкүреш өчен кирәкле товарларның ба­рысы да бар. Вакытыгызны бушка үткәр­мәгез, "Илфани" сәүдә комп­лексына гына йө­ре­гез,- диделәр уенны алып баручылар. Бәйрәмдә катнашучылар спонсорны алкышларга күмделәр. Үз чиратыбызда сәүдә комплексы хуҗасы Фәннур Хурамшинга газета укучыларны шулай сөендергәннәре өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев