Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бәйрәмнәрдә ут чыгармыйк, суда батмыйк

Билгеле булганча, 9 июльдә "Сабантуй" мәдәни-спорт комплексында район халык хуҗалыгы алдынгылары слеты һәм җәйге спартакиада үткәрелә.

Бәйрәмгә кунаклар, читтә яшәүче райондашларыбыз күп кайтачак. Әлбәттә, мондый чаралар сый-хөрмәтсез узмый. Кунакчыл татар халкына хас гадәт буенча, мунчасы да ягылачак, ачык уттан файдаланып, шашлык-ухасы да пешереләчәк. Табигатькә чыгулар, буаларда су коенулар да булырга мөмкин. Мондый ыгы-зыгыда уяулык та кими, саклык чаралары да онытыла. Ваемсызлыктан - фаҗигагә бер адым. Әйтик, быел районда 11 янгын очрагы теркәлде һәм алар элементар таләпләрнең үтәлмәве сәбәпле килеп чыкты. Соңгы икесендә, ягъни 25, 26 июнь көннәрендә мунчалар янды.
Су коену да еш кына бәхетсезлек китерә. Быел гына да Татарстанда 27 кеше суда батып үлде, шуларның 3се - балалар. Ә 2015 елда республиканың су объектларында 136 кешенең гомере өзелгән иде. МЧС хезмәте 124 кешене коткарып калды. Фаҗигаләрнең барысы да коену өчен махсус билгеләнмәгән урыннарда килеп чыкты.
Әлеге уңайдан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эше буенча районара бүлеге бәйрәм көннәрендә район халкын иң гади таләпләрне үтәү зарурлыгы турында искәртә. Гомумән, сак һәм уяу булу ходайның һәр бирмеш көннәре өчен дә мөһим. Моның өчен мунчаны мичләр кызганчы якмаска, күзәтүчесез калдырмаска, моржада ярыклар булу-булмавын тикшереп торырга кирәк. Шашлык-уха ризыкларын махсус савытларда әзерләргә, әзер күмер кулланырга, ачык утны корылмаларга 10 метрдан да якын арада якмаска, ул урында чиләк белән су тотарга, балаларны ут янына якын китермәскә кирәк. Су коенганда, үз көченә ышанмасаң, яхшы йөзә белгән кешегә дә эчкә кермәвең хәерле.
Айнур Галимуллин
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эше буенча районара бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев