Футболда уйнаучыларга - кәҗә бәтие
Терлекчелектә эшләүче хатын-кызлар максатчан һәм җитез икәнлекләрен футбол уеннарында да күрсәтте. Терлекче ханымнар 15 командага тупланып футбол уйнады. "Моның кадәр актив уенчылар күргән юк иде әле. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрдән дә футболчылар командасы оештырырга кирәк", - дип бәяләде спорт комментаторы, спорт мәктәбе директоры Рифат Хисамов. Әллә һава торышының кызулыгы да кыздырды,...
Терлекчелектә эшләүче хатын-кызлар максатчан һәм җитез икәнлекләрен футбол уеннарында да күрсәтте. Терлекче ханымнар 15 командага тупланып футбол уйнады. "Моның кадәр актив уенчылар күргән юк иде әле. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрдән дә футболчылар командасы оештырырга кирәк", - дип бәяләде спорт комментаторы, спорт мәктәбе директоры Рифат Хисамов. Әллә һава торышының кызулыгы да кыздырды, җиңүгә омтылыш көчле булдымы, чын күңелдән, азартланып уйнады футболчы хатын-кызлар. Нәтиҗәдә, 1 урынга "Юлбат" командасы кызлары чыкты һәм алар "Лукоз-Саба"ның кәҗә бәтиләре белән бүләкләнде. Икенче урынны алган авыл хуҗалыгы идарәсе кызлары күркәләр, 3 урынны яулаган "Лукоз Саба" кызлары тавыклар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев