Хисап бирер вакыт
Юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә закон таләпләре нигезендә 2013 елның 15 гыйнварына кадәр "Росприроднадзор"ның республика идарәсенә 2012 ел өчен калдыкларның барлыкка килүе,
алардан файдалану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан тапшырыла торган хисап, ә 1 февральгә кадәр №2-ТП формасы (отходы) буенча статистик отчет бирергә кирәк. Идарә 2012 елның 17 декабреннән табигатьтән файдаланучылардан хисапларны веб-портал аша электрон формада алуга күчте. Хисапларның электрон версиясе "Табигатьтән файдаланучылар модуле" программасы форматында әзерләнергә тиеш. Әлеге программа, хисап бирү тәртибе турындагы мәгълүмат, кабул итү адреслары "Росприроднадзор" идарәсенең сайтында (http://rosprirod.tatarstan.ru) урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев