Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хөкемдә булу - балаңа да авыр

Узган елның 1 июленнән исерек хәлдә машина йөртүчеләр җаваплылыкка тартылганнан соң бер ел эчендә кабат аек булмаган килеш руль артына утырганда тоткарлансалар, Җинаять кодексына кертелгән яңа 264.1 статья нигезендә җинаятьче булып саналалар.

Моны һәркем белә. Әмма автомобиль йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүчеләрнең кайберләре бу хакта җәмәгать судьялары кат-кат кисәтүгә карамастан, исерек килеш кабат руль артына утыра. Әйтик, җәмәгать судьялары 2015 елның икенче яртысында 264.1нче статья нигезендә 6 җинаятьчене хөкем итсәләр, быел I кварталда ук шулкадәр эш карадылар. Әлеге күңелсез статистика урынлы борчылу тудыра, автомобиль йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгәннәрнең моннан тиешле нәтиҗә ясамаганлыклары, хө­кем ителгәнлекләре үзләренең, шулай ук бала­ларының киләчәк язмышларында ни дәрәҗә­дә чагылачагы турында уйлап та карамаулары турында сөйли.
Шулай ук автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүчеләргә, канда алкогольне ачыклау өчен медицина тикшерүе үтүдән баш тартучыларга карата административ җәза чараларының да кырыслануына карамастан, юл хәрәкәте өлкәсендә законлы таләпләрне үтәмәүчеләр кимеми. Мисалга, 2015 елда районның 1нче һәм 2нче суд участоклары җәмәгать судьялары әлеге категориядә 124 йөртүчегә карата автомобиль белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгардылар. Быел I кварталда шундый 25 административ эш (2015 елның шушы чорында - 30 эш) каралды. Бер эш җаваплылыкка тартылучының үлеме сәбәпле туктатылды, бер материал башка районда карау өчен җибәрелде. Гаеплеләрнең барысына да карата 30 мең сум штраф түләттерү һәм 1-1,5 елга "права"ларыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев