Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хәрби-кыр җыеннары [фоторепортаж]

Бу атнада районыбызда X сыйныфта укучы 136 егет катнашында традицион хәрби-кыр җыены булды.

Яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүне камилләштерү, хәрби бурычларын үтәргә әзерләү, кыр шартларындагы солдат тормышы белән таныштыру максатында үткәрелгән чараны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Мөбарәков әйткәнчә, синоптиклар да алдагы өч көндә нәкъ менә булачак ил сакчыларын сыный торган һава шартлары - яңгыр, салкын вәгъдә иткән иде. "Бүгенге хәрби-кыр җыены сезнең өчен илебезнең Кораллы Көчләре сафларына керүдә беренче адым булачак. Армия хезметенә ни дәрәҗәдә әзер икәнлегегезне күрсәтәчәксез. Ватанны саклау ир-егетнең бурычы гына түгел, намус эше дә. Тигез сафларга тезелүегез, командаларга чатнатып җавап бирүегез сезнең башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрегезне алуыгызны ачык күрсәтә. Теоретик белемнәрегезне укытучыларыгызга, командирларыгызга кыр шартларында, практикада менә дигән итеп күрсәтерсез, Ватанның таянычы булырлык егетләр икәнлегегезне расларсыз дип уйлыйм,- дип сөйләде Равил Гасыймов. Әфганстан сугышы ветераны Раиф Ягъфәров та булачак солдатларга телкәләрен җиткерде. Җыенда "Татарстан Республикасы Диңгез җыены" иҗтимагый берләшмәсе советы рәисе урынбасары Риталий Мәрданов та катнашты.

Палаткалар кору романтикасы белән башланган лагерь тормышы барлык взводлардагыларның да күңеленә хуш килгән.

-Гимназиядән ун егет килдек. Барыгызга да бик ошый. Мин һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә әзерләнәм. Армия хезмәте җиңел түгел, шуңа күрә үземне кырыс шартларда тәрбиялим. Килүгә солдат образына кердек, барысы да хәрбиләрчә монда,- диде Саба гимназиясендә "4", "5"ле билгеләренә укучы Азат Сафин.

Хәрби-кыр җыенына әнә шундый максатчан егетләр килгән. Алар ике көн спорт төрләрендә көч сынаштылар, Россия кораллары белән таныштылар, Калашников автоматыннан аттылар, граната ыргыттылар, кыскасы, барлык программаларны уңышлы үттеләр. "Барысы да идеально булды",- диде җыен начальнигы Дилүс Вәлиуллин. Гомумкоманда зачетында 1нче урын 3нче ротаның 1нче взводына (аграр көллият) бирелде. Икенче урынны Югары Симет урта мәктәбе егетләре алды. Өченчедә - Саба гимназиясе командасы. Ә канәгатьлек хисе барысының да йөзендә балкыды. Булачак солдатларны беренче сугышчан чирканчык алулары белән тәбрикләгән Равил Гасыймовның: "Ошадымы, егетләр, сборлар?"-дигән соравына алар хор белән "так точно" дип җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев