Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җиңүдә аның да өлеше бар!

Районыбызда өлкән яшьтәгеләргә Россия Президенты Путинның Котлавын тапшыру кебек күркәм чара дәвам итә.

5 июньдә Кече Шыңар авылында яшәүче Тәгъзимә Шакировага да 90 яше уңаеннан Президент бүләген башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев тапшырды. Шулай ук тыл ветеранына социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов та изге теләкләр җиткерделәр. Тәгъзимә апа дәһшәтле елларны кичеп, Җиңүгә үзеннән зур өлеш кертә: чордашлары кебек үк урман кисү, вагон төяү, урак уру, юл салу эшләрен башкара. Сугыш афәте алар гаиләсенә дә ачы яра калдыра: илебез азатлыгы өчен ике энесе яу кырында башларын сала. «Бүгенге тормышымнан бик канәгать, сугышлар булмасын да, без күргәннәр кире кабатланмасын», - дип тели әбекәй. Ул гомер буе колхозда намуслы хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә туганнары гаиләсе тәрбиясендә тыныч, имин тормыш гомер кичерә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев