Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Игътибар: Ренат Солтанаевны туганнары эзли

Чаллы шәһәрендә яшәү­че Ренат Солтанаевны туганнары эзли. "2014 елның 15 мартында Ренат кичке уннар ти­рә­сендә Чаллыдан Казанга юл тота. Машина маркасы "Ла­да Калина", төсе көмеш­сыман, дәү­ләт номеры М637АЕ/116rus. Ту­ганыбыз­ның кайдалыгын белмибез", - ди апасы Лилия Хаҗиева. Ренатның буе 182 см, кы­яфәтенә караганда 20-25 яшьлек. Юлга чыгып киткән­дә, кара төстәге көзге...

Чаллы шәһәрендә яшәү­че Ренат Солтанаевны туганнары эзли. "2014 елның 15 мартында Ренат кичке уннар ти­рә­сендә Чаллыдан Казанга юл тота. Машина маркасы "Ла­да Калина", төсе көмеш­сыман, дәү­ләт номеры М637АЕ/116rus. Ту­ганыбыз­ның кайдалыгын белмибез", - ди апасы Лилия Хаҗиева.

Ренатның буе 182 см, кы­яфәтенә караганда 20-25 яшьлек. Юлга чыгып киткән­дә, кара төстәге көзге пәлтә кигән. Ачык соры төстәге джинсы чалбардан, аягында - кара ботинкалар.

Ренатның битендә, борынында, уң яңагында, маңга­енда һәм сул күз тирәсендә эт тешләгәннән калган эзләр бар икән. Аның туганнары бик күп, хәзер алар барысы да эзләү эшләре белән мәш­гуль. Әлегә бернинди яңалык та юк. Әнисе Хәтимә ханым, ярдәм сорап, газета укучыларга мөрәҗәгать итә. Бәлки, Ренатны күрүче, кайдалыгын белүче бардыр. Андый ке­шеләр булса, Чаллы шәһәре­нең полиция бүле­генә тү­бәндәге телефон номерлары аша мөрәҗәгать ит­сәгез иде: 8(8552) 37-91-16, 37-91-17 һәм 02, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан" газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X