Илмира Нәгыймовага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар. Йөзек һәм зур чәчәк бәйләме фотолары белән җырчы үзе уртаклаша.
«Менә бу борылыш. Ничек көтелмәгәнен күз алдыгызга да китерә алмыйсыз», – дип яза ул. Бу пост бик күп комментарийлар җыеп өлгергән. Арада сөенүчеләре дә, көенүчеләре дә, хәтта ышанмаучылары да бар.
«Чираттагы клип кына», диючегә Нәгыймова: «Клип кына булса иде дә... ялгышасыз»,- дип җавап биргән.
Фото: Илмира Нәгыймованың шәхси аккаунтыннан


Нет комментариев