Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иминлекне саклыйк

Һәр тарафта авыл игенчеләре зур оешканлык белән кыр эшләренә хәзерләнә. Машина-трактор паркы тирәсендә ыгы-зыгы көннән-көн арта. Берәүләр тракторларын көйли, икенчеләр агрегатларны күздән кичерә.

Яңа төр куәтле техника, яңадан-яңа технологияләр кулланышка кергән заманда хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы аеруча актуаль. Һәр ел саен язгы чәчү чорында хезмәтне саклау айлыгы үткәрелеп килә. Аны үткәрүнең максаты нидә? Шушы һәм башка сорауларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге консультанты, хезмәтне саклау буенча җаваплы белгеч Раиф Харисов җавап бирә.
- Раиф Вазифович, хезмәтне саклау айлыгы кем тарафыннан игълан ителә һәм үз эченә ул ниләрне ала?
- Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу чорында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәү буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, хезмәт һәм мәшгульлек министрлык­лары, дәүләт хезмәт инспекциясе һәм агропромышленность комплексы профсоюзларының респуб­лика комитеты карары нигезендә 15 апрельдән 15 майга кадәр айлык игълан ителде.
Язгы кыр эшләре барышында хезмәттә катнашучылар арасында күңелсез хәлләрне булдырмау максатында барлык шәхси сак­лану чараларының төгәл үтәлүенә, чәчү, туфрак эшкәртү агрегатларының, тагылма инвентарьларның техник торышының куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүләренә көн­дә­лек тикшерү оеш­тыры­лыр­га тиеш. Механизатор­ларның, барлык төр башка эшчәннәрнең хезмәтне саклау буенча инструктажлар үтүләренә, зарарлы агулы химикатлар белән эшләүчеләргә махсус өс һәм аяк киеме бирелүгә, шәхси саклану чараларының төгәл үтәлүенә, хатын-кызлар, яшүсмерләр хезмәтеннән файдалануның дөрес оештырылуына ирешергә кирәк. Хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү, беренче чиратта, җитәкчеләргә бәйле. Шуңа күрә дә язгы кыр эшләрендә катнашучылар арасында аңлату эшләре алып бару хуҗалыкларның баш белгечләренә, бригадирларга, фермер хуҗалыклары рәисләренә йөкләнә.
-Район буенча производствода бәхетсезлек очраклары еш теркәләме? Мондый күңелсезлекләрне булдырмас өчен ниләр эшләнә? Ниләр эшләргә кирәк?
-2013 елда район буенча производствода 5 кеше зыян күрде. 2014 елда исә 3 кеше зарар күрде, аларның берсе үлде. Кыру станогында эшләүче токарьның саксызлыгы сәбәпле башына тимер төшеп, зыян килде. Тагын бер хуҗалыкта агроном кырда эш вакытында җәрәхәтләнде. Күңелсезлекләрне булдырмас өчен нишләргә кирәк дигәндә, күп сөйләргә булыр иде. Иң мөһиме - һәр кеше сакчыл карап, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәп эш итсен иде. Бәхетсезлек сорап килми. Килеп чыккан фаҗигаләрне истә тотып, бу өлкәдә эшне тагын да көчәйтергә кирәк. Чөнки кеше гомере - иң кадерлесе. 28 апрельдә рес­публикада, шул исәптән районнарда да Бөтендөнья хезмәтне саклау көне үткәрелә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен язгы кыр эшләре вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәргә чакыра. Ә алар бик гади. Янгыннан саклануның иң беренче кагыйдәсе - тирә-юньне чүп-чардан арындыру һәм аларны тиешсез урында яндырмау.
Хуҗалык җитәкчеләренә кыр эшләрендә катнашачак техниканың төзеклеген даими контрольдә тоту, янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы кешеләрне, дежур торуны билгеләү һәм аның төгәл үтәлешен тәэмин итү йөкләнә. Ирек­ле янгын дружиналары, янгын часте белән даими рәвештә элемтә чаралары төзеклегенә нык игътибар бирү, кыр эшләре барган басуларда янгын машинасы, башка төр махсус техниканың дежур торуын оештыру, су алу чыганакларының сафта булуы да бу афәттән саклануның үтемле бер ысулы булуын беркем дә истән чыгармасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев