Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иннополиста су саклау зоналары елы кысаларында “Казанда язгы МАРШ” архитектура воркшопына нәтиҗә ясалды [+фоторепортаж]

(Иннополис, 30 март, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген Иннополиста "Казанда язгы МАРШ" архитектура воркшопы концепциясенең ачык презентациясе булды. Чара ТРда Су саклау зоналары елы кысаларында узды.

Өч атна дәвамында Россиянең 7 шәһәреннән 30 яшькәчә 30 архитектор остазлары җитәкчелегендә Татарстанның 7 торак пункты (Байлар Сабасы, Красный ключ (Түбән Кама), Зәй, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим) өчен архитектура концепцияләрен эшләде.

Мәскәүнең "МАРШ" архитектура мәктәбе ректоры Евгений Асс сөйләгәнчә, чара конкурс сыман түгел, ул воркшоп, ә ул "остаханә" икәнне аңлата.

Оештыручылар алдына өч бурыч куелды: җирле архитекторларга процесска керергә ярдәм итү; конкрет участокларны эшләргә яраклаштыру; гомуммәдәни - иҗтимагый киңлекләрне проектлауны пропагандалау, ландшафт архитектурасын үстерү, җәмәгатьчелек, район җитәкчелеге игътибарын сулыклар янында ял оештыру проблемасына җәлеп итү.

ТР Президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталия Фишман сөйләвенчә, "Язгы МАРШ"та эшләнгән проектлар мөмкинлектән чыгып чынга ашырылачак, район башлыклары концепцияләр эшләүдә актив катнашкан.

"Гомумән алганда, мин канәгать, безнең архитекторлар бик эшчән, көн-төн эшләргә күнеккән, хыяллану һәм гадәти булмаган әйберләр эшләү кыенрак бирелә. Бу уңышлы проект, экспертлар белән аралашу бик файдалы һәм мин архитекторларның проектлауга башкача карауларын күрәм, кайберләре үз концепцияләрен тулысынча яңадан эшләде", - дип билгеләп үтте.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев