Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Җир ананың зәңгәр күзләре” чишмә бәйрәме

"2021 елдан​ Саба районы мәдәният бүлеге “Саф сулы ямьле Саба” проектын тормышка ашырды.Чишмәләрне барлап, тарихларын кабаттан искә алу ,гореф гадәтләрне яңарту, халыкны чишмәгә тарту максатыннан эшләнә бу эшләр.

Шул уңайдан 24 июнь көнне Кече Шыңар чишмәсе янында “Җир ананың зәңгәр күзләре” дип исемләнгән чишмә бәйрәме уздырылды.

Чара кунакларны каршы алып, һөнәрчеләребез эшләреннән куелган күргәзмә белән башланып китте. Самавыр чәеннән, коймактан авыз иттеләр килгән кунаклар.

“Самавыр агарту”,”Таң суы алу”,”Су алу”,”Тәбә”, “Вәгдәләшү” куренеше, йолалары белән үрелеп барды бәйрәмебез. Якташ язучылар Вафина Гөлсинур, Гарипов Айдар үзләре язган шигырьләрне укып,теләкләрен җиткерделәр.

Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы ​ “Ак калфак” татар хатын кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Раесовна, Арча, Мамадыш, Балтач, Теләчедән килгән кунаклар үзләренең теләкләрен җиткерделәр.

Теләчеләргә чишмә суын эстафета итеп тапшырып,чишмә буена истәлеккә алмагачлар утыртып чарабызны тәмамладык,"- дип хәбәр итә Ә.Каримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев