Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба кадетлары галәм киңлекләренә "кереп югалдылар”

12 апрельдә Саба кадет интернат-мәк­тәбенең V сыйныф укучылары аграр көл­ли­яткә сәяхәт оештырдылар. "Гагарин дәресе" дип исемләнгән класстан тыш чараны физика укытучысы Гөлзар Галиева алып барды.

Балалар укытучының ягымлы тавышына ияреп, галәм киңлекләренә кереп "югалдылар". Ул укучыларга галәм, очучылар турында тәрбияви, эчтәлекле, файдалы мәгълүматалар җиткерде. Укучыларны бигрәк тә Гагарин галәмгә күтәрелгәндә дуслары әйткән сүзләр җанландырып җибәрде. Алар аны пластинка тәлинкәсеннән тыңлады. Чара ахырында, бәйрәм көн буларак, Гөлзар апа күчтәнәч-конфетлар өләште, укучылар белән фотога төште. Бу күренеш чарага тагын да ямь өстәде.

Укучылар бу очрашудан бик канәгать калдылар. Очрашу мизгелләре, алган белемнәр алдагы көннәргә дә, укуга да зур этәргеч ясады.

Дания Миңнеханова,

кадет мәктәбенең кадет

сыйныфлары тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев