Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Капкалары челтәр бизәк [фоторепортаж]

Район үзәгендә яшәүче танышым капкасын яңарткан. Тимер үзе үк муллык, нык­лык символы бит. Капка да шундый - нык, матур, тимердән, бизәкләп эшләнгән.

- Моның кадәр үк матурын күргән юк иде әле. Кайда ясаттың, бик затлы күренә, кыйммәткә төшкәндер, - дим кызыксынып.
- Бәясен уйлаган юк, эшләп торабыз бит. Аның каравы ел саен буяп азапланасы түгел, чыдамлы да. "ПМК"да ясаттык, - ди.
Чыннан да заманында социаль объектлар, күп катлы йортлар, ветераннарны тораклы итеп, киң колачлы төзелешләр алып барган "ПМК-159" җәмгыяте кулланучының зәвыгын күзаллап, заман белән бергә яңалыкка омтылып, үзенең эш юнәлешендә башка төр товар җитештерүне дә җайга салды.
- 2007 елда Казанда халык хуҗалыгы товарлары куелган күргәзмәдә йөргәндә бер абзыйга күз төште. Кулындагы тимерләрне махсус станокта әйләндерә дә, бөгеп төрле бизәкләр ясый. Шуннан үзебездә дә эшләп карыйсы килеп, станокны сатып алдык. Шуннан башланган эш бу, - ди җәмгыятьнең җитәкчесе Фәргать Нәбиуллин.
Бүген биредә тимердән чокып, бөгеп ясалган эшләнмәләр, чишмә һәм зират йортларына кую өчен манаралы ай, капка-койма, беседка, ишекләр, арка, эскәмия, чардуганнан башлап, мангал һәм чүп савытына кадәр ясыйлар. Мангалның тәгәрмәчлесен дә ясарга керешкәннәр хәтта. Язгы кояш карый башлауга ишегалдына чыгарып тезелгән поликарбонат теплицалар, брусчаткалар да үз хуҗаларын көтә. Еллар дәвамында кояш кызуында төсе "качкан", җил-яңгырлар буявын купшакландырган тимер эшләнмәләрне яңарту мөмкинлеге дә бар.
Бүгенге тормышыбыз булдыклылар белән матур шул. Авыллардагы бизәкле капка-коймаларга, матурлап эшләнгән рәшәткәләргә карагач та, матурлыкка акча кызганмый бездә халык, дип уйлыйсың. Тимердән чокып, бөгеп эшләнгән капка-коймаларны элек аны байлар гына куйган. Ә хәзер биш капканың өчесендә шундый бизәкләр. Бертөсле дигәннәре дә бер-берсеннән нәрсә белән булса да аерыла, чөнки һәркайсына да күңел җылысы салынгач, кабатланмас, үзенчә матурлык туа. Өстәвенә әле ясавы да бик тиз: сүткәннәрен дә, корганнарын да күрми каласың.
Һөнәрчелеге элеккеге булса да, эш процессы бераз җиңеләйгән. Элеккеге тимерчеләр кебек кызу мич алдында тимер төеп утырмый осталар. Моның өчен махсус станокларда эшлиләр. Капка-коймаларга куела торган озын, метрлы бизәкләрне дә, чәчәкләрне дә станокта гына "чыгаралар". Шулай да, күз карашын иркәләрлек матур бизәкләр чыксын өчен шактый гына күз нурын һәм кул көчен түгәсе.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев