Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Kazan-Arenа стадионының медиафасады сынау режимында эшли башлады

Бүген төзелеш эшләре бара торган Kazan-Arenа футбол стадионының Ауропада тиңе булмаган медиафасадын эшләтеп җибәрделәр.

Үзәк экранның бер өлеше эшли башлады - зур экранда спорт объектын тәкъдим итү ролигы җибәрелде.
Медиафасадның гомуми мәйданы 3662 кв. метрдан артык. Хәзерге вакытта 700 кв. метры ремонтланган.
Мега-экран 2013 елгы Универсиаданың ачылыш һәм ябылу тантанасын, футбол матчларын, шулай ук реклама роликларын трансляцияләячәк. 31 мартка кадәр медиафасадның урта өлешен монтажлау эшләре төгәлләнәчәк. Экранны эшләтеп җибәрү апрель ахырына планлаштырылган. Медиафсадны май аенда тапшырырга ниятлиләр. "РАСВЕРО" һәм "Модерн Лайт" компанияләре Универсиада ачылышына медиафасадны тулысынча эшләтеп җибәрәчәк.

Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X