Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Көек авылында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чаңгы ярышлары [+фото]

8 март көнне Саба районы Көек авылында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чаңгы ярышлары үтте.

Бу гадәткә кергән чаңгы ярышларын Көек авылында "Саба ирекле янгын сүндерү оешмасы" рәисе Нуриев Фәргать 3нче ел рәттән оештыра. Ярышта Көек һәм Кызыл Мишә авылларыннан 29 спортчы катнашты, һәм бу алдагы еллар белән чагыштырганда - рекорд.

Спортчылар яшь категориясе буенча бүленделәр, результатлар түбәндәгечә:
1-6 класс укучылары арасында: 1урын - Шайхиев Ильмир
7-11 класс кызлары һәм хатын-кызлар арасында:1 урын - Нуриева Сөмбел,
7-11 класс малайлары арасында: 1 урын - Фахриев Әмирхан,
Студент егетләр һәм ир-атлар арасында: 1 урын - Нуриев Ильзат,
40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында: 1 урын - Фахриева Илсөяр,
40 яшьтэн өлкәнрәк ир-атлар арасында: 1 урын - Нурмехамәтов Ильшат.
Барлык призерлар истәлекле буләкләр һәм грамота белән буләкләнделәр. Барлык катнашучы спортчыларга истәлекле кызыксындыру бүләклэре тапшырылды.

Ильзат Нуриев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев