Күңелдә яшисең, Кырым!
Мин, Рәзинә Нигъмәтҗанова, Кызыл Мишә авылында яшим, Тимершык урта мәктәбенең 11 сыйныфында укыйм. Быелгы җәйге каникулым да күңелемдә матур хатирәләр, күңелле хис-кичерешләре белән кереп калды. Миңа быел икенче тапкыр Кырым Республикасында урнашкан «Мирас» лагерына бару насыйп булды. Без Сабадан өч кыз - Алия Кәримова, Әдилә Закирова һәм мин 9 августтан...
Мин, Рәзинә Нигъмәтҗанова, Кызыл Мишә авылында яшим, Тимершык урта мәктәбенең 11 сыйныфында укыйм. Быелгы җәйге каникулым да күңелемдә матур хатирәләр, күңелле хис-кичерешләре белән кереп калды.
Миңа быел икенче тапкыр Кырым Республикасында урнашкан «Мирас» лагерына бару насыйп булды. Без Сабадан өч кыз - Алия Кәримова, Әдилә Закирова һәм мин 9 августтан 26сына кадәр лагерьда ял иттек. Быел тагын да күбрәк җирләрне күрү мөмкин булды, экскурсиягә Ялтага, Севастопольга, «Ласточкино гнездо», «Воронцовский дворец» һәм Кырымның иң биек ноктасы - Ай-Петрига алып бардылар. Иң мөһиме - Кара диңгездә коену инде, суы чиста, җылы, һавасы саф, ел буена җитәрлек көч-энергия, рухи байлык жыеп кайттык. Лагерь программасы елдан-ел байый, күңеллерәк, кызыклырак була. Мөмкинлек булганда, минемчә, барып күрергә, әкияти дөнья белән хозурлану бәхетен тоярга кирәк. "Мирас" лагеры балаларда лидерлык сыйфатларын һәм барлык сәләтләреңне ачарга ярдәм итә. Быел инде мин 11 класста укыйм, алда имтиханнар көтә. Киләсе елларга миңа анда бару мөмкин түгел ( чөнки 18 яшь тулгач барып булмый) әйдаман булып кына бара аласың. Укучы балаларга шуны җиткерәсем килә: мөмкинлек табып, «Мирас» лагерен барып күрергә тырышыгыз, гомер буена җитәрлек якты хатирәләр сакланачак. Моның өчен бары тырышып укырга, мәктәп тормышында актив булырга, әти-әниеңнең ышанычын акларга кирәк.
Рәзинә Нигъмәтҗанова.
Кызыл Мишә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев