Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кошлар көненә – сыерчык оялары

Узган ел ачылган "Бәләкәч" балалар бакчасында (мөдире Ф.Исмәгыйлева) Кошлар көненә багышланган "Иң матур сыерчык" оясы дигән бәйге игълан иттеләр.

Әлеге бәйгедә әтиләр бик актив катнаштылар. Барысы 20дән артык сыерчык оясы ясап китерделәр. Алар Сабабаш урманчылыгы эшчеләре һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән берлектә Җиңүнең 55 еллыгы урамының каеннар полосасына урнаштырылды. Хәзер аларга сыерчыклар оя коралар. Шул ук көнне әти-әниләргә Нәүрүз бәйрәменә багышланган тамаша күрсәтелде. Бакчага килүчеләр карга боткасы белән сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X