Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кояшкай лагерында "Сәләт-Саба" аланы үз эшен башлап җибәрде [+фоторепортаж]

27 июньда Сәләт Саба аланының беренче көне!

Балалар, килеп урнашып бетү белән җиң сызганып эшкә тотындылар. Быелгы аланның тематикасы Гарри Поттер сюжеты белән бәйле. Сәлкешләрне махсус эшләпә факультетлар буйлап бүлгәч, балалар төркемнәре буенча таралдылар. Бер-берсе белән танышып, төрле уеннар уйнагач, алар "Сәләт дөньясы" белән таныштылар, мавыктыргыч квестта катнашып, явызлык эшләгән сихерчене таптылар. Кичке чара бүген төркемнәр белән танышуга багышланачак.Сәләт-Саба аланына уңышлар теләп калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев