Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Лесхозда яшәүче Илдар Сафин мотоциклына заманча сулыш өргән [+фотолар]

Совет заманының иң текә техникалары - "Днепр", "Иж Планета", "Урал" мотоциклларын хәтерләүчеләр бардыр әле. Авылларда шундый матайга ия булучылар бай кешеләрдән саналды ул заманда.

Лесхозда яшәүче Илдар Сафин бераз фантазиясен, яшьлек рухын кушып, мотоциклга заманча сулыш өргән. Үзенә күрә "крутой" ясаган.

- Бабайдан калган мотоцикл инде бу, 90нчы елгы. Күптәннән сарайда торды, истәлек итеп тоттык. Аннан тик тормасын дип җыя башладым. Елга бер тапкыр кабызып, гаишниклардан ка­чып кына су коенырга барып кайта торган идем. Хәзер яңартып бетергәч, номер алып, законлы итеп йөрергә җыенам. Мотоцикл йөртү өчен правам бар иде элек, хәзер яңадан укыйсы диләр. Укыйсы булыр инде, - ди үзе.

- Запас частьларны кайдан аласың Илдар?

-Вятка Аланында махсус кибет бар, заказга да алып кайталар. Танышлар да алып килеп бирә. Мисалга, бензобакны Малмыждан, бу­яу­ларны Казаннан, поворотник ише әйберләрне Кукмарадан алдым. Двигателен, клапаннарын көйләргә туры килде. Тавыш йоткычы, тәгәрмәчләре искергән иде, аларын да танышлардан таптым. Утыргычын яңадан тектем. Кибеттәге матайдан бер дә ким булмый ясый белсәң. Бер проб­лемасы калды - ялтырый торган тәгәрмәч таба алмадым хәзергә, караны гына куеп тордым. Матуррак элементлар тапкан саен алыштырырмын, дип тә уйлыйм. Кешенең сарайларында бик күп инде алар. Әрәм булып яталар, запчастька булса да алыр идем.

-Моның кадәр яңарткач "Днепр" тарихилыгын сак­лап каламы?

-Кала, аның двигателе, рамы, руле, арткы крылосы, багы искечә кала бит.

-Техниканы бик яратып сөйлисең. Каян төшенеп бетәсең серләренә?

-Мин үзем урман хуҗалыгы буенча укыдым. Әтием Дамир бик оста механик, ул өйрәтә, фин тракторла­рын йөз процент белә. Та­тарстанның күп район­нарыннан ярдәм сорап шал­тыраталар. Әти ярдәме бул­маса, мин һаман хыялланып кына йөрер идем. Хәзер интернет челтәрендә дә күп мәгълүмат алырга була бит теләгән кешегә. Техниканы сүтеп-җыю белән кечкенәдән хыялланам. "Копейка" машинасын яңартасы килә, акча җитеп бетми. Монысына да хәйран китте.

-"Днепр"ны яңарту өчен күпме чыгым тоттың?

- Буяуларга өч мең чамасы китсә, кибеттән алынган запчастьләр барысы 15 мең сумга җыелды. Аласы страховкаларны, номерларны санасаң хәйранга төшә. Матайга утыргач башка каска да кирәк бит әле. Әмма күңел канәгатьлеге, эшеңнең нәтиҗәсен күрсәң, болар чүп кенә булып кала. Әле төймәгә басып кабына торган итеп ясамакчы идем. Ул очракта двигателенә дә үзгәреш кертәсе була, таралыр дип курыктым.

- Барып чыкмыйча ташлыйсы килгән чаклар булмадымы?

-Җыя алмаган чакта, йә запчасть җитмәгәндә, кичен янына чыгып, моңаеп утырган чаклар булгалады. Үз алдыма барыбер теләгемә ирешәчәкмен дип максат куйдым. Яшь дусларыма да хыялларыгызны чынга ашырыгыз, үзегез тырышмасагыз сезгә беркем дә китереп бирми диясем килә. Ярты юлда ташлап калдырмагыз, әти алып бирер әле, ясап бирер әле, дип булмый. Сарайда яткан техникаларыгызны яңартыгыз, ретро техника ул бит үзе бер матурлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X