ӨЛКӘННӘР  АРАСЫНДА  БӘЙГЕ
Кичә, бүген, иртәгә

ӨЛКӘННӘР АРАСЫНДА БӘЙГЕ

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ЮХИДИ респуб­лика идарәсе "ТР юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесе белән берлектә автомобиль йөртү осталыгы бәйгесе үткәрә.

Бәйгедә машина йөртү таныклыгы булган 65 яшьтән югары ир-атлар һәм 55 яше тулган хатын-кызлар катнаша ала. Бәйге 2 октябрь көнне Казанда үткәреләчәк.


Нет комментариев