Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Өлкәннәр көне унаеннан Эзмәдә яшэуче Илнур Газизовтан шигырь

"Бәләкәч"кә өлкәннәр көненә Чакыруны алгач шатланып "Оныклар кунакка чакырган бит , Үсәләр шул,"- дип канатландык. Әби-бабайлар килеп утырдык Куренекле җитәкче ,эшче. Оныклар белән горурланабыз: "Нинди алмаш усә,- дип- курче." Балалар безнең алда тырышып Җырлый,бии,шигырь сөйлиләр. "Мин инде зур.Барын эшли беләм,"- Дип әйтергә алар телиләр Артык сүз юк , хәрәкәтләр төгәл,-...

"Бәләкәч"кә өлкәннәр көненә

Чакыруны алгач шатланып

"Оныклар кунакка чакырган бит ,

Үсәләр шул,"- дип канатландык.

Әби-бабайлар килеп утырдык

Куренекле җитәкче ,эшче.

Оныклар белән горурланабыз:

"Нинди алмаш усә,- дип- курче."

Балалар безнең алда тырышып

Җырлый,бии,шигырь сөйлиләр.

"Мин инде зур.Барын эшли беләм,"-

Дип әйтергә алар телиләр

Артык сүз юк , хәрәкәтләр төгәл,-

Өйрәтүче куйган бар көчен.

Җитәкчегә , тәрбиячеләргә

Рәхмәт шушы зур хезмәт өчен.

Шушы бәйрәмнәрдә балабызның

Ничек үскәнлеген күрербез.

Чакырыгыз безне гел дә шулай,

Рәхәтләнеп тагын килербез.

Илнур Газизов.Эзмә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X