Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Өлкәннәр компьютер өйрәнә

Пенсионерларны компьютерда эшләргә инде 2007 елдан ук өйрәтәләр.

«Өченче буын университеты» дигән проект республиканың Пенсионерлар берлеге тарафыннан гамәлгә арышыла. Ә менә февральдән эшли башлаячак проект иң өлкән пенсионерларда да компьютерга кызыксыну уятырга тиеш. Лаеклы ялдагыларны укытыр өчен республика бюджетыннан 10 миллион сум акча каралган. Компьютер белән эш итәргә өйрәнгән әби-бабайлар интернеттан түләүләр ясый, торак-коммуналь хуҗалыгы хисапларын күзәтә алачак. Безнең районда, социаль яклау идарәсеннән аңлатуларына караганда, "Интернет-долголетие" программасын тормышка ашыру урыны буларак 14 урта мәктәп сайлап алынган. Аларда компьютерны өйрәнергә теләк белдергән 140тан артык кешегә 72 сәгатьлек программа нигезендә информатика укытучылары заман техникасы "гыйлеме" бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X