Кечкенә чагында табиблар кызга симерү диагнозы куйган. Җитмәсә, Эллиада җәй көне әбисе янына авылга кайтып, рәхәтләнеп сөт эчкән, каймак ашаган. Симезлеге Уфа сәнгать училищесының өченче курсында гына үзәгенә үткән.
- Сәхнәгә чыгарга да оят иде. Ул вакытта 115 кило идем бит! Мин бик кыенсына, мода буенча киенә торган кызлардан көнләшә идем. Капчыксыман киемнән генә йөрергә туры килде. Хәзерге егетемне очраткач, үзгәрергә кирәклеген аңладым. Беренче чиратта тышкы кыяфәткә карыйлар бит, - диде Эллиада.
Аның булачак сөйгән яры Азат социаль челтәрләрнең берсендә үзе беренче булып кызга сүз каткан. Шуннан соң күпме чибәркәйнең башын әйләндергән егетне үзенеке итү өчен, дүрт ел элек Эллиада тормышын төбе-тамыры белән үзгәртергә тотынган. Беренчедән, ашаудан туктаган. Тик шуның аркасында берничә тапкыр аңын да югалткан. Ябыктыра торган дарулар белән биокушылмаларга күп акча туздырган. Кайберләренең файдасы булган булуын, әмма бераздан кыз кабат «җәелгән». Даруларга ышанычы беткәч, Эллиада физкультура белән дуслашкан.
- Тәүге йөгергән көнемне яхшы хәтерлим. Яз көне иртәнге алтыда паркка чыктым. Берәрсе күрмәсә ярый, дип котым алына язды. Башта әкрен генә чаптым, хәл бетә башлагач, атлап кына бардым, - диде танышым.
Җәен һәм язын көндәлек физик күнегүләр ярдәмендә Эллиада 40 килограмм авырлыгы белән хушлашкан. Барыннан да бигрәк баллы ризыклардан баш тарту авыр булган икән. Чөнки сәламәт яшәү рәвеше юлына басканчы, Эллиада, үзе әйтүенчә, конфетны учлап ашаган.
Ябыга башлаганын сизгәч, ул бер үлчәмгә кечерәк кофта һәм гомерендә беренче мәртәбә үкчәле туфли алган. Әти-әнисе дә ябыгып торган кызларына гел-гел кием алу өчен акча янчыкларын ябыктырырга мәҗбүр булган. Таныш-белешләре дә, Эллиаданы күреп, гаҗәпкә калган. Тора-бара танышым, фитнеска йөри башлагач, тагын 10 килога ябыккан.
- Азат һаман да, «миңа синең авырлыгың мөһим түгел», дисә дә, йөргән кызыңның өч иякле түгел, ә матур күренүе һәр егеткә дә рәхәт бит инде.
- Ябыга барган саен, кыенсынуларым да әкренләп кенә юкка чыга барды. Мине хәтта төркем старостасы итеп билгеләгәннәр иде. Караңгы почмактан чыгып, шат күңелле кызга әйләндем. Ә элек кафега керергә дә читенсенә идем бит. Кызлар, бер җәелергә, бер җыелырга сез бит гармун түгел. Кайчан да булса ябыгырмын, дип хыялланып утырмагыз. Үз-үзегезне кулга алыгыз, жәлләмәгез үзегезне! - ди Эллиада.
Кыз җиде кат тир түгеп шөгыльләнсә дә, егете мускулларын ныгытырга ашыкмый әле.
- Якын киләчәктә Азатны да спорт залына кертермен, - дип елмая Эллиада.
Мәхәббәт хакына 50 килога ябыккан
Уфада яшәүче 22 яшьлек Эллиада Сковпина 13 яшендә 100 кило булган! Классташлары тактага «Ябыгырга җыенасыңмы?» дип язып, аны үрти торган булганнар.
Хәтта нечкә билле әнисе дә: «Ябыгырга кирәк!» - дип тукып торган. Көннәрдән бер көнне Эллиада түзмәгән - 50 килога «эрегән»!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев