Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында узган ел көнгә 10 тонна сөт сатканнар [+фотолар]

Уңышка ирешүдә һәркемнең үз юлы, үз алымы. Хуҗалыкларда узган хисап җыелышларында да бу ачык чагылды. Ә менә "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин яңалыкларны үз хуҗалыгы тәҗрибәсендә күп куллануы белән яхшы таныш.

Кемнәрдер өчен бер сыердан ел дәвамында 6000 килограмм сөт савып алу буй җитмәслек тоелса, "Мөхәммәтшин" крес­тьян-фермер хуҗа­лы­гында бу чикне узып эш­лиләр дисәм дә ялгышмам. Биредә ел дәвамында бер сыердан уртача 9000 килограммнан күбрәк сөт савыла.

-Робот урнаштырылганчы бер көнгә 4 тонна сөт җитештерсәк, 2015 елда бер көндә уртача 9 тонна сөт саттык, быел 10 тоннадан да киметмәскә планлаштырабыз, - ди җитәкче.

Мисалга, әлеге хуҗалыкта 8 февральдә 11 тонна сөт җитештерелгән. Продук­цияне вакытында сөт ком­бинатларына илтеп тап­шыру да кирәк бит әле. Сөт ташый торган ма­шина гына тузып килә. Киләчәктә аның да яңасын алырга кирәк. Ә сөтле сыер ул - сәламәт бозау. Иң алдынгы хуҗалыкта да бар эш тә җайлы гына бармый. Анда да сыерлар авырый, бозаулар үлеме дә бар.

-Бер бозау туганда ук 5 мең сум бәя белән туа, дип исәпләсәк, ике айлык бозау үлү 15 мең сумлык зыян китерә. Ике айда 6шар литрдан 60 көнгә 360 литр сөт эчә. Шул сөтне 20 сумга тапкырласак, 7200 сум, тугандагы 5 мең сумлык бәясен дә кушып исәпләсәк, 12 мең сум килеп чыга. Моңа бозау караганга түләнгән хезмәт хакы, өстәмә азыклар һәм башка төр хезмәтләрне дә кертсәк 15 мең сумга җыела, - дип бозау караучыларны, мал табибын хезмәтләренә тагын да җаваплырак карарга кирәклегенә төшендерә.

Яшь терлекне дә сау-таза үстерәсе килә. Бу яктан уңайлы тораклар бар-барын хуҗалыкта. Әмма тудыру бүлеге аерым булса яхшырак, дип исбатлый җитәкче.

-Яңадан бозаулар торагы төзибезме? - дип мөрәҗәгать итә хезмәт­чәннәргә.

-Төзик, - дип килешәләр аның белән.

Киңәшле эш таркалмас дигәнне "Мөхәм­мәт­­­шин"да яхшы аң­лыйлар. Ник дигәндә, ху­җалыкның бүгенгесе дә, киләчәге дә шушы хез­мәт­чәннәргә, аларның гаиләләренә бәйле. Җи­тәкченең элек бер тиенлек тозга да хәзер зур суммада акчалар тотылуын искәртеп, хуҗалык кассасына кергән акчаларның кайларга тотылуын са­­на­ганын эшчеләр зур кызыксыну белән тың­ла­ды. Арифметика бик гади: санарга, иң мөһиме, акчаң булсын. Оешма яки хуҗалыкның көн­дәлек кергән акчасы нин­ди максатларда тотылуы һәркемгә дә кызыклы билгеле. Җитәкче боларның һәммәсен тәф­силләп аңлатуны кирәк санады.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев