Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Миңгәрдә Шәүкәт Хәсән улы Биктимеровның музей бүлмәсе ачылды [+фоторепортаж]

28 октябрь якташыбыз, СССРның, Татарстанның, Россия Федерациясенең халык артисты һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге, Россиянең Станиславский исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеровның туган көне иде.

Шәүкәт Хәсәнович үзе тудырган образларның җанына үтеп керә һәм аларны чын, тормышчан итеп сүрәтли белде. Әлеге образлар аның йөрәге аша чыкканга күрә, бик табигый, ышандырырлык, һәркемгә дә бик якын буларак күңелдә саклана. Гаять тормышчан булганга, алар яшәүнең ямен табарга, оптимистик рухта калып, тулы канлы тормыш белән гомер итәргә өйрәтә. Якташыбызның исемен мәңгеләштерү йөзеннән район мәдәният йорты Шәүкәт Биктимеров исемен йөртә.

Күптән түгел "Әлмәндәр эзләре буйлап" проектында катнашып 300 мең сум күләмендәге акча отып Милли музей белгечләре белән берлектә Миңгәр авыл китапханәсендә Шәүкәт Биктимеровның музей-бүлмәсе ясалды.

2014 елда Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан иҗат берләшмәләренә булышлык итү максатыннан оештырылган грант бәйгесендә катнашып, Республика китапханәләре арасында Саба үзәк китапханәсе "Әлмәндәр эзләре буйлап" проектының дәвамы өчен 350 000 сум күләмендә акча отты. Бүгенге көндә китап фондлары янәшәсендә сәхнә, данлыклы якташыбызның шәхси әйберләрен, китапларын урнаштыру эскизы эшләнде. 10 ноябрьдә Милли Музей хезмәткәрләре килеп элеге проект буенча эшли башлаячак. Китапханәдәге китап киштәләре, сәхнә, Шәүкәт Биктимеровның тормышын, ижатын чагылдырган фотосурәтләрдән торган күргәзмәләр дэ эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев