Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!”

Ел саен республикада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе үткәрелә. Балалар мәктәпкә әзерләнеп, шатланып барырга, аларга белем алу өчен барлык шартлар да тудырылырга тиеш.

Акция дә шуны күздә тота. Аның кысаларында иганәчеләр тарафыннан бирелгән акчага мәктәпкә баручы балалар өчен портфельләр, канцелярия товарлары алына. Районыбызда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе 1 августтан башланып китте һәм 25енә кадәр дәвам итәчәк. Агымдагы елда район буенча беренче тапкыр мәктәп ишекләрен 429 бала (бу сан үзгәрергә дә мөмкин) ачып керәчәк. Алар арасыннан аз керемле, ишле гаиләләрдән булган, әти-әнисе инвалид яки эшсез балалар ачыклана. Акция барышында һәркем аларга ярдәм итә ала. Чаралар 15 августта - Явлаштау­да, 18ендә - Шәмәрдәндә, 20 августта Сабада үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев