Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Мәртен” “Лимузин”нары (фотолар)

"Лимузин"нарны ун элек, Төмән өлкәсеннән алып кайтылган иде.

Малларның ул чактагы тормышы белән хәзергесе арасында аерма бик күп. Иң мөһиме - терлек тораклары үткәндәге белән чагыштырганда бик күпкә уңайлаштырылган, төзекләндерелгән. Маллар 5 урында, кардада иркенлектә яшиләр. 2015 елда терлекләр өчен бер абзар төзелсә, узган ел бозаулар өчен яңадан 200 башка исәпләнгән заманча ангар төзеп куйганнар. 5 миллион сумнан артык бөягә төшкөн арка тибындагы әлеге торакка малларны ноябрь аенда күчергөннәр. Аслыкларына мул итеп салам түшәлгән. Кечкенә бозаулар 6-8 айга кадәр имезелә, әниләре янында яшиләр. Сыердан аерганда аларның авырлыгы 180-200 килограмм авырлыкка җитә.

Ферма янәшсендә салам төргәкләре күпләп туплап куелган. Лимузин һәм герефордлар тупас азыкны сөт бирүче мөгезле эре терлеккә караганда яхшырак үзләштерә икән. Шуны исәптә тотып, салам аслык өчен генә түгел, азык өчен дә кулланыла. Малларның рационында - салам, печән, сенаж, силос, фураж.

Фермада азыкны хәзер элеккеге кебек атлар белән түгел, трактор ярдәмендә тараталар. Терлекләр исә күп вакыт ачык һавада тотыла. Җәйге чорда болынлыкта көтүдә йөриләр, моның өчен җәйге каникулда мәктәп укучыларын да эшле итәләр. Шулай ук, "электр көтүчесе" ярдәмендә махсус көтүлекләр дә оештырыла. Аның ярдәмендә терлекләр кар төшкәнче иркенлектә йөри.

Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев