Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Нинди һөнәр сайларга [+фоторепортаж]

31 март көнне Югары Симет авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә "нинди һөнәр сайларга" дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде.

Кичәгә 8-11сыйныф укучылары, укытучылар, әти-әниләр, төрле һөнәр ияләре чакырылды. Мәдәният хезмәткәрләре Ахмадуллина Ләйсән һәм Хассамова Зилә кичәне тирән эчтәлекле, мавыктыргыч итеп алып бардылар. Һөнәр сайлауда юнәлеш бирә торган интеллектуаль уеннар оештырдылар, презентация күрсәттеләр.

Китапханәче Насирова Г.М укучыларны төрле һөнәр ияләренә багышлап язылган матур әдәбият белән таныштырды, китапханәче һөнәре турында мастер-класс күрсәтте .

Кичә барышында чакырылган кунаклар - фельдшер Муллагалиева Илсөя, экономист Саубанова Резеда, укытучылар Нуриева Азалия, Халиуллина Руфия чыгышы тыңланды, һәркайсы үзенең һөнәре турында сөйләп укучыларга киңәшләрен бирделәр.

Кичәдә Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин Илгизәр Роберт улы, урта мәктәп директоры Гарифуллин Рафис Накип улы катнашты.Укучыларны һөнәр сайлаганда ялгышмаска, авырлыкларга бирешмәскә, максатларына ирешергә кыю булырга чакырып чыгыш ясадылар.

https://saby.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев