Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Президент белән очрашуга Вәлиевлар барды

Шәмәрдәннән Диләрә һәм Фәнис Вәлиевлар шушы көннәрдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булып кайтты. Әлеге тантаналы чара ел саен Президент Рөстәм Миңнеханов һәм хатыны Гөлсинә Әхәтовна тарафыннан оештырыла. Безнең районнан да очрашуда берничә ел рәттән үрнәк гаиләләр катнаша. Президент искәрткәнчә, бүген республикада гаилә кору саны үсә бара - ярты...

Шәмәрдәннән Диләрә һәм Фәнис Вәлиевлар шушы көннәрдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булып кайтты. Әлеге тантаналы чара ел саен Президент Рөстәм Миңнеханов һәм хатыны Гөлсинә Әхәтовна тарафыннан оештырыла. Безнең районнан да очрашуда берничә ел рәттән үрнәк гаиләләр катнаша. Президент искәрткәнчә, бүген республикада гаилә кору саны үсә бара - ярты елда 17300 пар мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә раслады. Моннан тыш, республикада бала туу саны һәм халык санының табигый үсеше күзәтелә. "Татарстанда дистәләгән социаль әһәмиятле программалар һәм проектлар гамәлгә ашырыла, тораклар төзелә, перинаталь үзәкләр ачыла, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелә, - диде Рөстәм Миңнеханов. Бу бәйрәм көнендә ул һәм гаиләгә сәламәтлек, иминлек һәм, әлбәттә, бәйхетле гаилә тормышы теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев