Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Профсоюз кемне яклый [фоторепортаж]

Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең профсоюз комитеты башка тармаклар белән чагыштырганда иң зур һәм нәтиҗәле эшләүче берлек бүгенге көндә.

Башка тармакларда таркалу кичерсә дә, авыл хуҗалыгында эшчеләрнең мәнфәгатьләрен яклауда­ мө­һим берләшмә булып яши. Узган атнада агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренең отчет-сайлау җыелышында да боларны дәлилләүче фикерләр яңгырады. Чарада агропромышленность хезмәтчәннәре проф­сою­зының республика ко­митеты рәисе Фәридә Гарифуллина, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин катнашып, башлангыч профсоюз оешмаларында хезмәт кешесе белән бердәм максатлар куеп, җитештерүне арттыруда ныклы эш алып барылуы хакында уңай фикерләрен җиткерделәр.
Авыл хуҗалыгы хезмәт­кәрләре профсоюз­лары­ның район комитеты мәгъ­лүматлары буенча, 22 авыл хуҗалыгы предприятиесе белән килешүләр рәсмиләштерелеп, профсоюз комитетында 2346 әгъза теркәлгән.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев