Районыбыз десантчыларына
Саба районында яшәүче һава десантлары гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләрне бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Һава десанты гаскәрләрен "канатлы пехота", "зәңгәр беретлар" дип тә йөртәләр. "Бездән башка, беркем дә" дигән принцип белән хезмәт итүче десантчыларга батырлык, теләсә нинди хәлдә дә курку белмәү сыйфатлары хас. Десантниклар һәрвакыт илебезне саклаучы һәм Россиянең горурлыгы булдылар. Бәйрәмегез...
Саба районында яшәүче һава десантлары гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләрне бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Һава десанты гаскәрләрен "канатлы пехота", "зәңгәр беретлар" дип тә йөртәләр. "Бездән башка, беркем дә" дигән принцип белән хезмәт итүче десантчыларга батырлык, теләсә нинди хәлдә дә курку белмәү сыйфатлары хас. Десантниклар һәрвакыт илебезне саклаучы һәм Россиянең горурлыгы булдылар. Бәйрәмегез көнендә курку белмәс йөрәгегезгә тагын да көч өстәлсен. Гаиләләрегезне кайгы-хәсрәт читләтеп узсын. Зәңгәр күк төсендәге беретларыгыз һәрчак ерактан ук күренеп торсын. Һәр эшегездә дә уңышлар юлдаш булсын сезгә, зәңгәр беретлылар!
Фәнис Закиров,
Татарстан Хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары бүлеге начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев