Районыбыз әләме – әлмәт ипподромында
29 июльдә Әлмәт шәһәре ипподромында "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте "Җәйге стартлар" дигән ат чабышлары үткәрде. Ярышларда 11 номинация буенча йөздән артык ат катнашты.
Татар атлары 2 километр дистанциядә махсус алар өчен оештырылган "Яңарыш призы" өчен ярышты. Лениногорск районыннан шушы атларны үрчетүне башлап жибәрүче фермер Фәрит Нәбиуллин атлары һәм Юлбат авылыннан Илдар Сафинның "Сөембикә" кушаматлы шәхси аты (аны Мамалайдан Фирдүс Гарипов иярләде) уңышлы чыгыш ясады. Старт алдыннан татар атлары Саба һәм Лениногорск районнары әләмнәре астында почет әйләнеше ясады. Шулай итеп, алар республикада татар атлары үрчетүне башлап җибәргән ике районны танытты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев