Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Республикакүләм ифтарда сабалылар да катнашы [+фоторепортаж]

Кичә, Рамазан аеның 17нче көнендә "Kazan-Arena" стадионында зур вакыйга - IV республикакүләм ифтары уздырылды.

Чарада 10 меңгә якын кеше катнашты. Кунакларга 800 ләп волонтер хезмәт күрсәтте.Безнең Саба районыннан да ифтарда 40 кешелек делегация катнашты, 20 ләп волонтер хезмәт күрсәтте. Авыз ачу башланганчы ифтар кунаклары республиканың күренекле дин әһелләре вәгазьләрен тыңлады, нәшидләр, Коръән аятьләре яңгырады. Кояш байый башлау белән, җәмәгать стадион газозына төште. Иң элек Бөек Ватан сугышы корбаннары рухына дога кылынды, алар турында хәтер яңартылды. Су белән авыз ачкач, җәмәгать намазы башланды. Намаздан соң, чарада катнашучылар чакыру билетларында күрсәтелгән урыннарга үтте, авыз ачу мәҗлес башланды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ифтарның уңышлы, югары дәрәҗәдә узуын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев