Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рифат Хисамов: "Көн саен 100 тапкыр турникта тартылмасам, үземне формада дип санамыйм" (фотолар)

Спорт чыдамнарны, үз-үзенә ышанганнарны, көчле рухлыларны, нык бәдәнлеләрне ярата. Сабаның «Олимп» балалар спорт мәктәбе, бассейн, спорткомплекс директоры Рифат Хисамов янына да үзе үрнәгендә нәкъ менә әлеге сыйфатларга ия егетләр җыйнала.

Бүген күпләрнең остазы булган Рифат Револь улының спортка беренче адымнары 1983 елда, Саба урта мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлап, Түбән Каманың «Нижнекамскнефтехим» техникумында укыганда бокс секциясендә шөгыльләнүдән башлана. Шуңа әлеге уку йортына бүген дә рәхмәтле ул. Мәскәү хәрби округында ике ел армия хезмәте егетне тагын да чыныктыра гына. Хәрби часть данын яклап күп ярышларда катнаша, 1988 елда Мәскәү хәрби округында бокс буенча чемпион булып, спорт мастерлыгына кандидат исемен ала. Армиядән спортта зур уңышлар белән кайткан егет район электр челтәренә эшкә урнаша, кичләрен кечкенә генә бинада егетләрне бокс серләренә төшендерә. 2000 елдан, Сабада «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ачылган көннән аны бик тә җаваплы вазифага - директор һәм бокс буенча тренер итеп билгелиләр.

Район үзәгендә бер-бер артлы спорт корылмалары арта торып, бүген Рифат Хисамов җитәкчелегендә Сабада йөзү бассейны, спорткомплекс, балалар спорт мәктәбе эшли. Әлеге өч оешмада барысы 115 кеше хезмәт куя. Һәр спортчының зур җиңүләргә юл башы нәкъ менә Саба спорт мәктәбеннән башлана.

Мәктәп бу еллар эчендә бик күп спортчылар тәрбияләп, бүген Татарстан, Россия, Халыкара дәрәҗәдәге ярыш чемпионнары Дилүс Фәтхуллин, Нияз Нигъмәтҗанов, Айрат Хисамов һәм башка егетләр белән горурлана. Бүген спорт мәктәбендә 22 төрле спорт секциясе эшли. Һәрбер төр буенча җиңүләрне озак санарга булыр иде.. Ел саен укучылар арасында узучы республика спартакиадасында районыбыз командасы иң югары дәрәҗәгә ирешә. 2015 елда бокс буенча узган Татарстан беренчелегендә районыбызның ир-егетләр командасы Казан, Чаллы кебек шәһәр командаларын буйсындырып, 1 урынга лаек булды. Рифат Револь улы алып барган бокс секциясендә 60тан артык бала шөгыльләнә.

Тренерлык итү дәверендә бокс буенча алты спорт мастеры кандидаты әзерләү - укытучы-остазның зур казанышы. Әлбәттә, балаларны үзең артыннан ияртү, спортка мәхәббәт, кызыксыну уята алу өчен иң беренче чиратта үзең алар өчен үрнәк, заманча әйтсәк, кумир булырга тиешсең. Рифат Хисамовның остаз буларак күрсәткечләре шәкертләренә өлге булырлык. Вакыты булу белән чаңгыга баса, бассейнда йөзә, бадминтон уйный, кыскасы, спортның ул дус булмаган төре юк. Һәр елны район Сабантуенда турникта гәүдәне әйләндерү буенча 1 урын яулый. Турникта өч минутка 34 тапкыр әйләнү-- ир уртасы булган кеше өчен сокландырырлык күрсәткеч. Шулай ук 32 килограмм герне ике кул белән күтәрү буенча да Сабантуйларда беренчелек аның кулында. «Мин спорттан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Көн саен 100 тапкыр турникта тартылмасам, үземне формада дип санамыйм.

Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.

Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев