Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рәис Миңнеханов дөнья чемпионатларында зур җиңүләр яулаган Рушан Миңнеголов белән очрашты

Узган атнада Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов Параолимпия уеннарында, дөнья чемпионатларында зур җиңүләр яулаган, ярышлардан әле генә кайткан якташыбыз Рушан Миңнеголовны кабул итте.

Очрашу барышында район җитәкчесе әле яшь кенә булса да, инде танылган чаңгычы белән эчкерсез әңгәмә корып, аның уңышлары, ярышларга әзерлекнең нечкәлекләре, спорт инвентарьлары белән ничек тәэмин ителүе, җиңүгә ирешү юллары, Россия, дөнья күләмендәге көндәшләре, киләчәк планнары турында сорашты.


Унике яшендә бәхетсезлеккә юлыгып, кул бармакларын өздергән Рушан чаңгыда беренче җиңүен 2007 елда яулый: Татарстан чемпионатында III урынга чыга. Аннары шул ук елны Сыктывкар шәһәрендә Россия беренчелегендә катнашып, I разрядлы чаңгычы нормасын үти. Шушы чемпионаттан соң Рушан профессиональ спортка кереп китә. 2010 елда Канаданың Ванкувер шәһәрендә үткән X Параолимпия уеннарында катнашып 5нче урынны яулый. 2012 елда Финляндиядә үткән Дөнья Кубогы этабында чаңгы спорты буенча 10 километрлы дистанциядә һәм эстафетада Россия командасы составында да 1нче булды. Быел исә Сочи шәһәрендә үткән Россия чемпионатында 10 километрлы дистанциядә -1нче, спринтта 2нче урынны ала. Март аенда Швецияның Соллефти шәһәрендә барган Дөнья чемпионаты эстафетасында - 1нче, 10 һәм 20 километрлы дистанциядә - 2нче, спринтта 3нче булды. Саба егете Сочи шәһәрендә үткәрелгән Дөнья Кубогы этабында да шушы уңышларын кабатлады.
Шулай итеп, Рушан Миңнеголов Дөнья Кубогының 2012-2013 еллар сезоны этапларының гомуми нәтиҗәләре буенча 1нче урынны яулап, «Бәллүр глобуска» лаек булды.


Язманы тулысынча газетабыздан укый аласыз.


ФӘНИЛ МӘҮЛЕТОВ.

НУРХАН ДӘҮЛӘТОВ ФОТОЛАРЫ.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаңгы ВАНКУВЕР X Параолимпия уеннары параолимпия Швеция Соллефти Бәллүр глобус лыжи рушан миннегулов рушан миңнеголов